Син минеке түгел

Тормышыңны үзгәргә теләп
Очрадыңмы барган юлымда.
Чынлап сина гашыйк булдыммы?
Һәрвакытта тик син уемда.

Син — минеке түгел, мин — синеке,
Яныбызда башка ярлар бар,
Соңга калып килде бу мәхаббәт,
Арабызда үтмәс таулар бар.

Язмышыма килеп кердең кинәт,
Рөхсәт сорамадың, әйт, нигә?
Яратуга лаек түгел һәркем,
Көрәшергә кирәк бит димәк.

Син — минеке түгел, мин — синеке,
Яныбызда башка ярлар бар,
Соңга калып килде бу мәхаббәт,
Арабызда үтмәс таулар бар.

Очрашканда күзләремә карап,
Чәчләремнән сыйпап, юатып,
Гаебебез барын аңлый акыл,
Нигә сине мин соң яраттым.

Син — минеке түгел, мин — синеке,
Яныбызда башка ярлар бар,
Соңга калып килде бу мәхаббәт,
Арабызда үтмәс таулар бар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар « »