Печән өсте

Быел печәннәрне мин чапмадым,
Бөрлегәннәр алып та капмадым.
Күп җирләрдә җөрдем, дөньҗа гиздем.
Сездән якыннарны ла тапмадым.

Авыл урамнарын иңләп урап,
Уртасыннан үтәрдәй булам.
Белмисез, дусларым, хәлләремне,
Сезнең өчен үләрдәй булам.

Минем яулыккаем ике генә,
Берсе француз, берсе лә бүз генә.
Минем сөйгәннәрем икәү генә,
Берсе җаным, берсе лә сез генә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »