Син, әти

Категория: Авторлары

Бармы икән җир йөзендә бизмән
Яхшылыкны синең үлчәрлек?
Синнән күчкән яшәү көче, әти,
Мең дарьяны җырлап кичәрлек.

Өебезнең үзәге син, әти,
Гаиләбезнең йөрәге син, әти.
Барыбызның терәге син, әти.
Язмышыбыз бүләге син, әти.

Гомер үзәнендә синең эзләр
Дәшә безне олы юлларга.
"Чәчләремә кырау төшкән", диеп,
Үпкәләмә әле елларга.

Өебезнең үзәге син, әти,
Гаиләбезнең йөрәге син, әти.
Барыбызның терәге син, әти.
Язмышыбыз бүләге син, әти.

Шаян бабайлраның иң шаяны,
Әйбәт бабайларның әйбәте.
Бүләк булсын әле бу җырыбыз,
Оныкларның сиңа рәхмәте.

Өебезнең үзәге син, әти,
Гаиләбезнең йөрәге син, әти.
Барыбызның терәге син, әти.
Язмышыбыз бүләге син, әти.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »