Посмотри күзләремә

Бергә булсак — югалмабыз беркайда да,
Ышан син сүзләремә.
Күңелеңә авыр чакта, авыр чакта
Кара син күзләремә.

Икәү булсак — сынатмабыз,
Ышанам сүзләреңә.
Борчуларым юкка чыга, җаным,
Карасам күзләреңә.

Шатлыкта да, борчуда да, сөюдә дә
Җаныкаем, без бергә.
Күзгә күз карашып яшәүләре безгә
Насыйп булсын гомергә.

Шатлык та да, борчуда да югалмабыз,
Җаныкаем, без бергә
Күңелеңә авыр чакта, авыр чакта
Посмотри күзләремә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »