Татлы төшләр

Категория: көе сүзләре

Төшләреңә кергән идем,
Таныр микән дигән идем.
Очрашырбыз барыбер дип,
Сиңа өмет биргән идем.

Беләм, өндә көткән идең,
Татлы хисләр йөрткән идең.
Күзләремә туры карап,
Хыялыңда үбкән идең.

Хәзер инде мин үзем дә
Төшләремнән чыга алмыйм,
Өннәремдә үбәр өчен
Яннарыңа бара алмыйм.

Төшләр, төшләр, татлы төшләр,
Чыгарыгыз өннәремә.
Тутырып карыйсым килә
Сөйгәнемнең күзләренә!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »