Бергә атлыйк тормыш юлыннан

Категория: көе сүзләре

Синең янда булып, кулга кулны тотып,
Җитәкләшеп килә йөрисе .
Җан җылыңны тоеп, карашыңнан оеп,
Каушавыңны әллә белмисең.

Ал таңнарга кадәр, серләшүләр-мәгәр ,
Онытылмый хәтта син киткәч.
Китә күрмә күпкә, берүк ялгыз итмә,
Ташлый күрмә җанны селкеткәч.

Сагышларга түзмәм, күзләреңне эзләп,
Төшләреңә керәм кунакка.
Җаннар инде бергә, яра сала курмә,
Минсез китеп барма еракка.

Беркемгә дә бирмим, мин башканы белмим,
Җитәкләдем сине кулыңнан.
Синдә минем кебек яшә, мине сөеп,
Бергә атлыйк тормыш юлыннан.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »