Җырлы-моңлы язмыш

Категория: Авторлары

Син шатлансаң — мин сөенәм
Уңышлы көннәреңә.
Үзем ай булырга риза
Караңгы төннәреңдә.

Теләп кенә сулар сибәм
Үстергән гөлләреңә.
Бары бәхет кенә теләп юрыйм
Киләчәк көннәреңә.

Җырга-моңга үрелеп,
Бара безнең юллар да.
Туган сыман икәү якын
Ышанычлы дуслар да.

Җырга-моңга үрелеп,
Бара безнең юллар да.
Тормышлар да җиңелерәк,
Без икебез булганда.

Анам сыман син кадерле,
Ягымлы күз карашың,
Тормыш борылышларында
Юл күрсәтеп барасың.

Сеңелем, диеп нык яратып,
Кочагыма аламын.
Җан сердәшне, таянычны
Миндә таба аласың.

Син шатлансаң — мин сөенәм
Уңышлы көннәреңә.
Үзем ай булырга риза
Караңгы төннәреңә.

Теләп кенә сулар сибәм
Үстергән гөлләреңә
Бәхет кенә теләп юрыйм
Киләчәк көннәреңә.

Җырга-моңга үрелеп,
Бара безнең юллар да.
Туган сыман икәү якын
Ышанычлы дуслар да.

Җырга-моңга үрелеп,
Бара безнең юллар да.
Тормышлар да җиңелерәк,
Без икебез булганда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »