Югалган минутлар

Категория: көе һәм сүзләре

Тәрәзәмнән бер-бер артлы оча
Телефон, сәгатем һәм китаплар.
Оча язылып бетмәгән җырлар
Һәм каядыр югалган минутлар.
Бар иде бит саф хис, чын мәхаббәт,
Бар иде әкияттәй матурлык.
Дөнья инде хәзер күптән нәфрәт,
Ә күңелдә күптән кара бушлык.

Кешеләр чаба, кешеләр ашыга,
Сөю очкыннарын алар урап уза.
Сөюнең очкыннар адашалар,
Сүнеп, сурелеп алар югалалар.

Мин модадан артта, сәбәбе бар:
Тормыш мине шулай укыткан.
Моңсулык сандыгым шыгрым тулы,
Бәхетнеке никтер буш калган.
Ватык йөрәгем кыйпылчыгында
Калды синең күзләреңнең төсе.
Җәйге җилләр алып килде сине,
Көзге яңгыр кире урлап китте.

Кешеләр чаба, кешеләр ашыга,
Сөю очкыннарын алар урап уза.
Сөюнең очкыннар адашалар,
Сүнеп, сурелеп алар югалалар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »