Яз гына урамда

Категория: көе сүзләре

Яз гына урамда, яз гына!
Җаннарны җылытырлык наз гына.
Син барда азынган күңел дә
Нигәдер гел сине сагына.
Яз гына урамда, наз гына…

Наз гына урамда, наз гына!
Ташлар да эрегән аз гына.
Бер җырлап җибәриммени соң,
Кушылып кошларның сазына?!
Яз гына урамда, яз гына…

Яз гына урамда, яз гына
Исердем язлардан аз гына.
Әй матур, әй нурлы бу дөнья,
Тик синсез үксез шул җан гына,
Урамда яз гына, яз гына…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »