Туган көн бүләге

Категория: көе сүзләре

Син бит миңа якты кояш кебек,
Син бит миңа бердән бер генә.
Тиң булырлык ниләр бирим икән,
Бүләк итеп туган көнеңә?!

Нинди генә бүләк эзләсәм дә
Табалмамдыр сиңа тиңен мин.
Син бит үзең бүләк шикеллесең,
Бизәге син һәрбер көнемнең.

Яннарымда син булганга гына
Җаннарымда язлар уяна.
Мин булмасам, бәлки, бу дөньяда
Нидер җитмәс иде сиңа да.

Бер беребезгә бүләк булыйк әле,
Бүләк булыйк гомер юлында.
Без булмасак, бәлки, бу тиклем үк
Гүзәл булмас иде бу дөнья.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (3 голоса)
« »