Җиңү таңы (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Күңел сыкрап куя яу кырыннан
Кайтмый калганнарны әйткәндә.
Ил солдаты! Исемең онытылмады —
Сының яши мәрмәр һәйкәлдә!

Җиңү таңы кабатлана һаман
Исән калганнарга дан булып!
Бәйрәм көнен каршылыйбыз, дуслар,
Уртак шатлык, уртак җан булып!

Еллар ерагая барган саен
Халкым барлый батыр улларын…
Ядкәрь булып китапларга күчә
Улларының матур уйлары…

Җиңү таңы һаман кабатлана
Исән калганнарга дан булып!
Бәйрәм көне йөрәкләрне бәйли
Уртак шатлык, уртак җан булып!

Мәңгелек ут яна мәйданнарда,
Гөлләр балкый утның нурында!
Җиңү алып кайтткан исемнәрне
Тапшырырбыз килер буынга!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 2.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »