Яратамын сезне, дусларым

Категория: көе сүзләре

Насыйп булган безгә күрешүләр,
Исәнләшәм сузып кулларым.
Йөрәгемне ачып, сезгә дәшәм,
Сезне яратканга дусларым.

Аермасын иде безне язмыш,
Бергә үтсен җәе-кышлары.
Кайгыда да, шатлыкта да бергә
Иң кадерле минем дусларым.

Ара ераклыгы сизелми дә,
Сәлам булсын сезгә җырларым.
Куанычлар күп, шатлыклар гына
Телимен мин сезгә, дусларым.

Аермасын иде безне язмыш,
Бергә үтсен җәе-кышлары.
Кайгыда да, шатлыкта да бергә
Иң кадерле минем дусларым.

Йөз төрле уй безне берләштерә,
Сезнең белән минем уйларым.
Сәламәтлек, бәхет юлдаш булсын,
Яратамын сезне, дусларым.

Аермасын иде безне язмыш,
Бергә үтсен җәе-кышлары.
Кайгыда да, шатлыкта да бергә
Иң кадерле минем дусларым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »