Әйткән сүз

Категория: көе сүзләре

Уйнап кына әйткән сүзләр бар,
Уйламыйча әйткән сүзләр бар.
Уйлап, ләкин чынлап әйткән сүзгә
Тешне кыса-кыса түзгән бар.

Күңел эретерлек сүзләр бар,
Чирдән терелтерлек сүзләр бар.
Гомер буе йөрәк түрләрендә
Саклап йөретерлек сүзләр бар.

Бәхет өчен кайчак сүз җитә,
Ят кешене бер сүз үз итә.
Ә кайчакта авыр бер сүздән дә
Яшәр өчен көч һәм дәрт бетә…

Күңел эретерлек сүзләр бар,
Чирдән терелтерлек сүзләр бар.
Гомер буе йөрәк түрләрендә
Саклап йөретерлек сүзләр бар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.8 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »