Эзләгәнем син минем

Күз алдында сурәтең,
Яратамын, күрәсең.
«Бәхет — мәхаббәттә» дигән
Өметләргә төрәсең.

Эзләгәнем син минем,
Теләгәнем син минем,
Очраштык без гомерлеккә,
Гел бергә булыйк, димен.

Карашларың ялкын–ут,
Сөюләрең моңлы җыр.
Матур булсынга тормышны
Саф хисләрдән иткәндер.

Эзләгәнем син минем,
Теләгәнем син минем,
Очраштык без гомерлеккә,
Гел бергә булыйк, димен.

Сөю Ходайдан бүләк,
Ике йөрәк — бер теләк.
Безнең кебек бәхетлеләр
Булсыннар иде күбрәк.

Эзләгәнем син минем,
Теләгәнем син минем,
Очраштык без гомерлеккә,
Гел бергә булыйк, димен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »