Алсу таңдай

Категория: көе һәм сүзләре

Күңелкәем әзерләнә
Назлар булып түгелергә.
Әзерсеңме хисләремә,
Моңнарыма төренергә?!

Кушымта:
Йөрәгемнең наз очкыны
Яндырсын ул, аңа тимә!
Ялгыштырма, сөю хисем
Алсу таңдай атып килә,
Атсын әйдә, атсын, тимә.

Йөрәгемдә очкын түгел,
Кояш балкый гомеремдә.
Бу күңелем әзер кебек
Гөл-чәчәккә күмелергә.

Кушымта.

Сөю сыймый йөрәгемә,
Чәчәк ата, үсә өскә,
Сулар сибәм, кипмәсеннәр,
Күмелсеннәр алсу төскә.

Кушымта.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »