Мәңгелеккә яраттым

Чәчәкләрнең сутын җыеп,
Моңнарымнан кәрәз коям.
Бәхетле, дип үзем тоям,
Бал корты — мин, кәрәз — оям.

Кушымта:
Тәүге, соңгы мәхәббәтем!..
Мәңгелеккә яраттым.
Җаным, тәнем, җырлар белән
Гомерлеккә яр иттем.

Чәчәкләрнең төсе актан,
Йөрәгебез матур аклан.
Мәхәббәттән ата ал таң,
Нуры чыга безнең яктан.

Кушымта.

Кәрәзләрнең төсе алтын,
Чәчәкләрдәй син бит аттың.
Иң-иң татлы хыял ул — син,
Мәхәббәттән уңдым, шатмын.

Кушымта.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »