Шахта (икенче вариант)

Китәм инде, китәм инде,
Китәм инде Донбасска;
Мин китәм инде Донбасска,
Сүз бирдек ташлашмаска.

Шахтер егет күмер кисә,
Кемнәр ала исәбен?
Гомерем бетеп, таш басмаса,
Ташламам, җан кисәгем.

Шахтер кия шапкасын,
Кулына ала лампасын;
Көннәр буе җир астында
Күрми дөнья яктысын.

Шахтер егет ятып йоклый,
Одеялын ябынып;
Төннәр буе йоклый алмый,
Туган илен сагынып.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (15 голосов)
« »