Үпкәләмә (дүртенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Үрмәкүч аулары булып
Битләргә сарылмагыз,
Мәхәббәт җимешләренә
Өлгерми кагылмагыз.

Кушымта:
Мәхәббәтнең җимешләре
Өлгерә ул бер генә,
Хисебезгә җил үтмәсен,
Үпкәләмә, бергенәм.

Җитәкләшеп үтеп китсәк,
Көнчел карап калмагыз,
Бергә тибәр йөрәкләрне
Урталайга ярмагыз.

Кушымта.
Дөньяның бар матурлыгы
Мәхәббәт җимешендә.
“Яратам” дигән сүзең бар
Йөрәгең тибешендә.

Кушымта:
Ярылмабыз яртышарга,
Татлы җимеш бер генә,
Хисебезгә күз тимәсен,
Үпкәләмә, бергенәм.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »