Сәер гайрәт

Керфегеңнең озын күләгәсен
Шаян күзләреңдә уйнатып,
Йөрәгемә гөлләмәләр салдың,
Зәңгәр күзләреңнән ук атып.

Кушымта:
Гөлләмәләр шиңмәсеннәр иде,
Гел дә тере булсыннар алар.
Гомер буе күңел торсын җырлап,
Өзелмәсен чәчәктән куллар.

Йөрәгемдә ялкын, ут уйнатып,
Күңелемне назга уратып,
Җем-җем итте тәндә сәер гайрәт,
Төн йокыларымнан уятып.

Кушымта.

Көчле дулкын була зур мәхәббәт,
Язгы ташкын кебек гайрәтле.
Гөлләмәләр төсе кебек матур —
Булсын, Ходай, язмыш хәерле.

Кушымта.

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »