Уракчы кыз

Ай урагың салып иңбашыңа,
Кояш нурларыннан нур алдың;
Кояш нурларыннан нур алдың да
Салкын чишмәләрдән су алдың.

Басма өстенә басып су алганда
Кулъяулыгың кемгә болгадың?
Талир тәңкәләрең чыңлаганда
Кем исеменә җырлар җырладың?

Әллә су буйлатып, ат уйнатып,
Сөйгән ярың ауга киттеме?
Әллә мылтык алып, кылыч тагып,
Дошманнарга каршы киттеме?

Әйтче, нидән шулай яшь егетләр
Гөл сибәләр синең алдыңа?
Йөзләрең шул синең таң кояшы,
Урагың да — туган ай гына.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.8 (120 голосов)
« »