Тоям җылысын

Телимен мин матурлыкка
Синең күзләр белән карарга.
Анда яктылык дөньясы —
Искиткеч моң мөмкин табарга.

Кушымта:
Йөрәгеңне күрмәсәм дә,
Тоям аның җылысын.
Күзләреңнең яктысыннан
Искитәрлек җырлымын.

Бөтен сүзең матурлыкка,
Яхшылыкка өнди күпләрне.
Сирәк калды синдәй җаннар,
Байкасаң да хәтта күкләрне.

Кушымта.

Төштеңме, дим күктән ялгыш,
Изге фәрештәләр юлыннан.
Әлдә әле адашкансың,
Очырамас та идең юлымда.

Кушымта.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »