Әткәемә җыр

Бүген синең иң матур көн —
Тугансың зур дөньяга.
Каршы алган язгы кояш,
Шаян моңга тулган да.

Кушымта:
Нинди сүзләр әйтергә соң?
Сине бар галәм котлый!
Шулай матур, гел елмаеп
Яшә дә яшә, әткәй.

Тавыш биргән изге өйдә
Назлы булган сүзләре.
Ышанычлы әткәемнең
Нур балкыткан күзләре.

Кушымта.

Күңелең киң, якты уең,
Салкын караш сиңа ят!
Йөзне җыерчык басса да,
Йөрәк булмый икән карт.

Кушымта.

Йөрәк булмый карт, дибез дә,
Шулай микән чыннан да?..
Кояш кебек елмаям да,
Котлыймын иртә таңда.

Кушымта.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »