Алтын балдаклар

Чын күңелдән сөйгән ярлар
Алмаша алтын балдак.
Алтын балдак саф хисләрне
Бәхеткә илткән сукмак.

Алтын балдаклар бирештек,
Бер генә булсын инде,
Гомер юлларын үтәргә
Сайладым бары сине.

Алтын балдак түп-түгәрәк,
Очы да, чиге дә юк.
Сиңа булган хисләрем дә,
Җаныкаем, шундый ук.

Алтын балдаклар бирештек,
Бер генә булсын инде,
Гомер юлларын үтәргә
Сайладым бары сине.

Алтын балдак чагыламы,
Күзләреңнән нур тама.
Алла бирсә, иң бәхетле
Булырбыз бу дөньяда.

Алтын балдаклар бирештек,
Бер генә булсын инде,
Гомер юлларын үтәргә
Сайладым бары сине.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.5 (11 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »