Нинди матур безнең тын бакчалар

Категория: көе сүзләре

Нинди матур безнең тын бакчалар,
Гөлчәчәкләр бигрәк ягымлы;
Мин шуларга карап өзелеп сагынам
Яшьли сөйгән гүзәл ярымны.

Ал таңнарның тиңсез матурлыгын
Йөзләреңдә күрәм бүгендә…
Таңда үскән нәфис гөлләр булып
Тамыр җәйдең минем күңелемдә.

Сагынуымны илтсен искән җилләр
Тап төшерми керсез антыма;
Син онытма мине, онытма син
Яшьлек мәхаббәтем хакына!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (2 голоса)
« »