Кичү

Категория: көе сүзләре

Бу ярлардан теге ярга
Йөзеп чыгалмаганнар.
Җиңәмен дип кергәннәр дә
Җиңеп чыгалмаганнар.

Бу ярлардан теге ярга
Чыгалыр сыман идем.
Беркем салмаган басманы
Мин салыр сыман идем.

Суы салкын. Кага дулкын.
Ник кердем бу суларга?!
Бер чылангач, кире юл юк —
Кала җиңеп чыгарга.

Бәхет сорамыйм Ходайдан,
Сорыйм чыдамлык кына —
Бу ярлардан теге ярга
Йөзеп чыгарлык кына.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
« »