Ай тулганда

Категория: Авторлары

Ай күзләде тәрәзәгә,
Икебезне дә сөеп.
Ай тулганда сагындыра,
Үзәкләрне өздереп.

Көтәм сине ай тулганда,
Дөнья нурлы булганда.
Ай да булып килерсеңме,
Күңелләрем тулганда.

Бер уйлыйм да онытыйм дип,
Бер уйласам моңланам.
Тулган айны сиңа тиңлим,
Нурларында юынам.

Көтәм сине ай тулганда,
Дөнья нурлы булганда.
Ай да булып килерсеңме,
Күңелләрем тулганда.

Хатларыңны көтеп арыгач,
Тулган айга табынам.
Сагынам, дип хәбәр юллыйм,
Ай нурлары артына.

Көтәм сине ай тулганда,
Дөнья нурлы булганда.
Ай да булып килерсеңме,
Күңелләрем тулганда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.6 (7 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »