Яңа еллар, яңа җырлар

Атлар булып чабып килә
Җир йөзенә яңа еллар.
Яңа еллар ачып куйган
Безнең бәхет өчен юллар.

Яңа елым, яңа җырым,
Бәхет булып күккә ашыйк.
Безгә дигән ак бәхетләр
Йөрәкләрдән тора ташып.
Җир-җиһанны яктыртып бар,
Ай-йолдызларга ашык.
Яңа еллар, яңа җырлар
Бәхет алып килә алар.

Калсын әйдә тапалыклар
Иске елда, кайгылар.
Зур шатлыклар, таулар булып
Йорт-җирләргә керсен тулып.

Яңа елым, яңа җырым,
Бәхет булып күккә ашыйк.
Безгә дигән ак бәхетләр
Йөрәкләрдән тора ташып.
Җир-җиһанны яктыртып бар,
Ай-йолдызларга ашык.
Яңа еллар, яңа җырлар
Бәхет алып килә алар.

Еллар арты еллар үтә,
Гомеркәйне еллар сүтә.
Һәр килгән ел бәхет теләр,
Шуңа да без бәхетлеләр.

Яңа елым, яңа җырым,
Бәхет булып күккә ашыйк.
Безгә дигән ак бәхетләр
Йөрәкләрдән тора ташып.
Җир-җиһанны яктыртып бар,
Ай-йолдызларга ашык.
Яңа еллар, яңа җырлар
Бәхет алып килә алар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »