Сагындыра сөйгән яр

Бакчада үскән гөлемнең
Тамыры тирәндәдер.
Сагыш утларында янам
Өзелеп сөйгәнгәдер.

Хисләремне тиз аңларлар
Минем хәлдә булганнар.
Искә төшеп, төшкә кереп
Сагындыра сөйгән яр.

Кичләр җитсә зәңгәр күкнең
Тулган аена багам.
Аның тарафына карап
Ялгыз гына моңаям.

Хисләремне тиз аңларлар
Минем хәлдә булганнар.
Искә төшеп, төшкә кереп
Сагындыра сөйгән яр.

Нурлар сибеп җемелдиләр
Ай тирәли йолдызлар.
Гел күрәсе килеп тора —
Сагындыра сөйгән яр.

Хисләремне тиз аңларлар
Минем хәлдә булганнар.
Искә төшеп, төшкә кереп
Сагындыра сөйгән яр.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »