Шакып карадым

Шакып карадым сөю ишеген
Ихлас яратып, атап исемен.
Әмере булса утка керергә
Әзер идем мин аның өчен дә.

Җавап булмады күпме көтсәм дә.
Яратыр диеп өмет итсәм дә.
Башта сөйдерде, аннан читләтте,
Күңеле булды әллә бүтәндә?

Булып чыкты шул шакуым тиккә.
Ачып кертмәде — ишеге биктә.
Югала бара соңгы өмет тә,
Булмады инде ихлас сөеп тә.

Җавап булмады күпме көтсәм дә.
Яратыр диеп өмет итсәм дә.
Башта сөйдерде, аннан читләтте,
Күңеле булды әллә бүтәндә?

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »