Шук малайлар

Үсмер чакта без кичләрен
Атлар көттек яланда.
Бергәләп учак ягулар
Хәтерләрдә һаман да.
Еллар узган, йөрәк тузган,
Шук малайлар кайларда?
Сагынып шушы чакларны
Урап кайтам уйларда.

Эх, сихри кичке учаклар
Калсада еракларда.
Ялкыны аның сүрелми,
Балкый гел йөрәкләр дә.

Кичке тынлыкларны ярып
Чыңлады кыңгыраулар.
Ат чабышып узышларда
Үттек күпме сынаулар.
Еллар узган, йөрәк тузган,
Шук малайлар кайларда?
Сагынып шушы чакларны
Урап кайтам уйларда.

Эх, сихри кичке учаклар
Калсада еракларда.
Ялкыны аның сүрелми,
Балкый гел йөрәкләр дә.

Ярсу атлар да малайлар,
Күкләргә карап очты.
Шатыкның юк иге-чиге,
Ай йолдызларны кочты.
Еллар узган, йөрәк тузган,
Шук малайлар кайларда?
Сагынып шушы чакларны
Урап кайтам уйларда.

Эх, сихри кичке учаклар
Калсада еракларда.
Ялкыны аның сүрелми,
Балкый гел йөрәкләр дә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »