Синең өчен (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Синең өчен һәрчак аяз,
Зәңгәр һава,
Синең өчен сәйлән сыман
Карлар ява.
Сәйлән карлар бар хәятне
Били акка —
Табигатьне сафлык күмә
Синең хакка.

Елга, тугайлар — синең өчен,
Кырлар, тургайлар — синең өчен.
Җир һәм йолдызлар — синең өчен,
Сөюең калсын минем өчен.

Таң кояшы нурлар сибеп
Көлгән чакта,
Күңелемдә җырлар туа
Синең хакта.
Җырлар илтсен сиңа минем
Назларымны,
Илтсен сиңа назлар тулы
Язларымны.

Елга, тугайлар — синең өчен,
Кырлар, тургайлар — синең өчен.
Җир һәм йолдызлар — синең өчен,
Сөюең калсын минем өчен.

Синең өчен ал гөлләрем
Чәчәк ата,
Синең өчен сайрап туймый
Сандугач та.
Исемең яңгырый бер моң булып
Тирә-якта —
Мин бәхетле бу дөньяда
Син бар чакта.

Елга, тугайлар — синең өчен,
Кырлар, тургайлар — синең өчен.
Җир һәм йолдызлар — синең өчен,
Сөюең калсын минем өчен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (8 голосов)
« »