Ашыкма араны өзәргә

Категория: көе һәм сүзләре

Җыендың китәргә, яшьләрең күзеңдә,
Мин генә түгел бит, әрнисең үзең дә.
Әлегә аралар — бер генә адым бит,
Син минем, яшьлектән, яраткан ярым бит.

Араны өзәргә эзләмә юлларын,
Булса да башкалар — алар "мин" булмамын.
"Мин" булмаслар алар, минем күк яратмас,
Өзелгән аралар яңадан ялганмас.

Шулай кирәк, дисәң, хушлашып китәрбез.
Син — мине, мин — сине бәхетсез итәрбез.
Ят ярлар янында сагынып-саргаеп,
Өзелеп-ялганып гомерләр үтәрбез.

Араны өзәргә эзләмә юлларын,
Булса да башкалар — алар "мин" булмамын.
"Мин" булмаслар алар, минем күк яратмас,
Өзелгән аралар яңадан ялганмас.

Вакытлыча хатаң сузылыр елларга,
Китәрсең — калырсың куллардан-кулларга.
Миңа да елмаер берәүнең бәхете,
Югалтырбыз инде сөюнең рәхәтен.

Араны өзәргә эзләмә юлларын,
Булса да башкалар — алар "мин" булмамын.
"Мин" булмаслар алар, минем күк яратмас,
Өзелгән аралар яңадан ялганмас.

Елама, елыйсың — син үзең шулай теләдең.
Мин биргән бәхетнең кадерен белмәдең.
Дөньяда ярлар күп — сиңа да, миңа да,
Син булмас ул миңа, ул булмас ул сиңа.

Араны өзәргә эзләмә юлларын,
Булса да башкалар — алар "мин" булмамын.
"Мин" булмаслар алар, минем күк яратмас,
Өзелгән аралар яңадан ялганмас.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »