Ярларыгыз ятка калмасын!

Категория: көе һәм сүзләре

Бу дөньялар парлылар өченме,
Ник бәхетсез була ялгызлар?
Авыр сүзләр әйтеп рәнҗетмәгез,
Аларда да хисле йөрәк бар.

Ялгышмагыз, зинһар, ялгышмагыз,
Ярларыгыз ятка калмасын!
Гафу итче мине — “Гафу ит!” — дип,
Үкенерлек генә булмасын!

Искә төшә бергә булган чаклар,
Күзләреңнән яшьләр тамалар.
Җиргә ятып үксеп еласам да,
Ерак инде хәзер аралар.

Ялгышмагыз, зинһар, ялгышмагыз,
Ярларыгыз ятка калмасын!
Гафу итче мине — “Гафу ит!” — дип,
Үкенерлек генә булмасын!

Еллар үтү белән яралар да
Уңала ул дигән булалар.
Төннәр буе йоклый алмам ятам,
Синең хакта һаман уйланам.

Ялгышмагыз, зинһар, ялгышмагыз,
Ярларыгыз ятка калмасын!
Гафу итче мине — “Гафу ит!” — дип,
Үкенерлек генә булмасын!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »