Яратып кал җирдә

Категория: көе сүзләре

Ерак-еракларда, якты күлдә
Су өстендә үсте чагылып
Шау яшьлегем, дөнья кәрванына
Минем еллар китте агылып.

Яратып кал җирдә, яратып кал,
Бер генә ул сөю күпере.
Биек тау өстендә салкын күктән
Торна саный кызлар, үрелеп.

Ык буеннан кузгалганнар бугай,
Канат җилпечләрен мин(е) таный.
Мондый уйчан моңсу-талгынлыклар
Тик дулкында була офыктагы.

Яратып кал җирдә, яратып кал,
Бер генә ул сөю күпере.
Биек тау өстендә салкын күктән
Торна саный кызлар, үрелеп.

Кыйгач кашларына учын куеп,
Торна саный кызлар тын гына.
Бетмәс тавыш килә һавалардан,
Өзгәләнә тавыш, сызлана.

Яратып кал җирдә, яратып кал,
Бер генә ул сөю күпере.
Биек тау өстендә салкын күктән
Торна саный кызлар, үрелеп.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »