Яшьлегем сукмаклары (өченче вариант)

Яшь чактагы сукмаклардан
Яшьлегемне эзләдем.
Күпме генә эзләсәмдә
Таба алмадым эзләрен.

Калды инде еракта,
Таба алмам юллап та (эзләп тә), —
Яшьлекнең ул чакларын,
Яшьлегем сукмакларын,
Яшьлегем сукмакларын!

Яшь чактагы сукмакларны
Карлар күмгәндер инде,
Анда йөргән бәхетлеләр
Бүген кемнәрдер инде?

Калды инде еракта,
Таба алмам юллап та (эзләп тә), —
Яшьлекнең ул чакларын,
Яшьлегем сукмакларын,
Яшьлегем сукмакларын!

Яшь чактагы сукмаклардан
Башкалар уза инде.
Күргән саен йөрәккәең
Сызлана, сыза инде.

Калды инде еракта,
Таба алмам юллап та (эзләп тә), —
Яшьлекнең ул чакларын,
Яшьлегем сукмакларын,
Яшьлегем сукмакларын!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »