Аерылу җыры (Озат мине)

Әйдә, дустым, озат мине
Уйсу җиргә җиткәнче.
Озат мине
Уйсу җиргә җиткәнче.
Таңнар атар, чулпан калкыр
Без аерылып киткәнче.
Чулпан калкыр
Без аерылып киткәнче.

Утырмадым пар атларга,
Утырсам китәрмен дип,
Пар атларга,
Утырсам китәрмен дип.
Белмәдем шул, син дустынмы
Калдырып китәрмен дип,
Син дустынмы
Калдырып китәрмен дип.

Минем (Синең) чәчем җиде толым,
Җидедән үрмәсәм(ң)дә,
Җиде толым,
Җидедән үрмәсәм(ң)дә.
Сез (Эх), дусларны, онытмамын,
Җиде ел күрмәсәмдә.
Онытмамын,
Җиде ел күрмәсәмдә.

Бакчадагы алмагачнын
Тамырын корытмагыз,
Алмагачнын
Тамырын корытмагыз.
Их (Эх), дусларым, әгәр китсәм,
Сез мине онытмагыз.
Әгәр китсәм,
Сез мине онытмагыз.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (3 голоса)
« »