Үтенәм

Үтенәм, кагылма җаныма,
Чакырма син туган ягыңа.
Бармасны син минем беләсең,
Әйләнсен ялкынга, диясең.

Онытыйк, мөмкинлек бир мина,
Бер чиге буладыр түземнең.
Ак бәхет теләрмен юлыңа,
Калдыр да кит кенә син үзең.

Бер китеп, бер килеп яныма,
Тынычлык бирмичә җаныма,
Жылы як кошыдай йөрисең.
Тормышны син шулай күрәсең.

Онытыйк, мөмкинлек бир мина,
Бер чиге буладыр түземнең.
Ак бәхет теләрмен юлыңа,
Калдыр да кит кенә син үзең.

Әйләнеп кайтмаска яныма,
Оя кор үз туган ягыңда.
Күчмә кош түгелмен, беләсең,
“Син — яшьлек ялгышым”, диярсең.

Онытыйк, мөмкинлек бир мина,
Бер чиге буладыр түземнең.
Ак бәхет теләрмен юлыңа,
Калдыр да кит кенә син үзең.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »