Ярый әле син бар

Категория: Авторлары

Кичә томан иде
Күңел ярында.
Кичә үзәк өзде
Салкыннар.
Бүген язлар килсен өчен,
Гөлләр үссен өчен,
Ярый әле син бар,
Әле син бар.

Иңнәремнән кочарга,
Син бар, син бар.
Упкыннарга очарга
Син бар.
Шашып-шашып сөяргә
Син бар, син бар.
Ярый әле син бар җирдә,
Ярый әле син бар җирдә.

Кичә төннәр иде
Сердәш янымда.
Кичә сынган иде
Сабырлык.
Бүген көннэр көлсен өчен,
Йөрәк типсен өчен,
Ярый әле син бар,
Әле син бар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »