Бәхет гөлем

Категория: Авторлары

Бәхет гөлем синең өчен генә
Үсә минем тәрәз төбендә.
Син янымда булган чакта гына
Йөрәгемнән моңнар түгелә.

Бәхет гөлем күңелем түрләрендә
Чәчәк атты язлар килгәндә.
Гомерем буе көттем сине генә,
Хисләремә сагыш тидермә.

Бәхет гөлем үрли күңелемдә,
Син булганда минем янымда.
Үпкәләрем калсын үткәннәрдә,
Син генә тик кирәк, тик җаныма.

Бәхет гөлем бул янымда гына,
Назлы карашыңны яшермә.
Сөюләрем бары сина гына,
Бәхетебез булсын гомергә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »