Туган көн (унынчы вариант)

Категория: Авторлары

Туган көн ул хисләреңнең
Тулган, ташыган чагы.
Йөрэк ялкыннары гөрләп,
Сүнмичә янар чагы.

Алкышлар булсын әле дә,
Бокаллар тулсын әле.
Ничек янмасын ул йөрәк,
Туган көн булсын әле.

Язлар кебек шаулап-ташып,
Ал гөлләргә күмелеп,
Безнең теләк — гөлләр белән
Яшик бергә үрелеп.

Алкышлар булсын әле дә,
Бокаллар тулсын әле.
Ничек янмасын ул йөрәк,
Туган көн булсын әле.

Зәңгәр күкнең кояшы син,
Балкып тормыш күгендә,
Дуслар бүген тели сиңа
Йөз яшь гомер кимендә.

Алкышлар булсын әле дә,
Бокаллар тулсын әле.
Ничек янмасын ул йөрәк,
Туган көн булсын әле.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »