Хәтеремдә калды

Категория: Авторлары

Ямьле җәй үтте,
Салкын көз җитте.
Кошлар да китте
Җылы якка.
Очар кош булып,
Сагышка салып,
Син дә киттең шул
Бик еракка.

Хәтеремдә калды
Сөю хисләре.
Хәтеремдә калды
Җәйге хисләр.
Хәтеремдә калды
Назлы сүзләрең,
Хәтеремдә калды
Синең күзләр.

Яңгырлар ява,
Тамчылар тама.
Күңелем елый,
Сине уйлап.
Көчне калдырып,
Йөрәк яндырып,
Нигә киттең син
Мине ташлап…

Хәтеремдә калды
Сөю хисләре.
Хәтеремдә калды
Җәйге хисләр.
Хәтеремдә калды
Назлы сүзләрең,
Хәтеремдә калды
Синең күзләр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »