Әбием коймаклары

Категория: Авторлары

Сагынабыз балачакны,
Җен-пәрине һәр төннең.
Урамнарда ялан аяк
Тәпиләгән җәй көнен.
Үсеп җиткәч хәтирәләр
Күз алдыннан үтәләр,
Балачакның һәр мизгеле
Туктап безне көтәләр.

Өзелеп-өзелеп сагындыра
Әбием коймаклары,
Мичтә кызган табасының
Кулында уйнаклавы.

Сагындыра әниемнең
Ачуланган чаклары,
Эшкә-тәртипкә өйрәткән
Әтием чыбыклары.
Хәзер рәхмәт кенә әйтәм
Әтием-әниемә.
Аларны миңа тудырган
Кадерле әбиләргә.

Өзелеп-өзелеп сагындыра
Әбием коймаклары,
Мичтә кызган табасының
Кулында уйнаклавы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »