Ялгыз сөю

Категория: Авторлары

Язгы көндә синең карашларың
Уяттылар тәүге хисемне.
Назлылардан назлы бу тылсымның
Сөю булган икән исеме.

Тәрәзәмнән карыйм үрелеп,
Яңгыр ява анда өелеп.
Яңгыр түгел безнең сөю ул,
Елый-елый зарын сөйли ул.

Бер үк хисләр безне бәйлсә дә,
Язмышларны бәйләп булмады.
Безгә бәхет шундый якын иде,
Җитми калды бары бер адым.

Тәрәзәмнән карыйм үрелеп,
Яңгыр ява анда өелеп.
Яңгыр түгел безнең сөю ул,
Елый-елый зарын сөйли ул.

Төшләремә минем еш керәсең,
Карашларың шундый сагышлы.
Йөрәгемне учка кысып түзәм,
Узып булмый, узып язмышны.

Тәрәзәмнән карыйм үрелеп,
Яңгыр ява анда өелеп.
Яңгыр түгел безнең сөю ул,
Елый-елый зарын сөйли ул.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »