Гел исемдә Буралы

Сагындым ла чишмәләрнең
Челтерәгән тавышын.
Төштә күрәм бәбкә саклап
Уйнап үскән тау башын.

Әй, язмышым, юлларымны
Шул якларга бор әле.
Исләремнән гел чыкмый бит
Туган авылым Буралы.

Күз алдымда абый белән
Бергә көтү көткәннәр.
Сагынуның ни икәнен
Белә читкә киткәннәр.

Әй, язмышым, юлларымны
Шул якларга бор әле.
Исләремнән гел чыкмый бит
Туган авылым Буралы.

Мең кат урар кебек булдым
Су буйларын, инешен.
Шунда калган эзләремне
Эзләп кайтып килешем.

Әй, язмышым, юлларымны
Шул якларга бор әле.
Исләремнән гел чыкмый бит
Туган авылым Буралы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (2 голоса)
« »