Саллар ага

Категория: Авторлары

Саллар ага, ярлар кала,
Агыйделкәй моңсу ага.
Сал өстендә бер ир бала,
Язмышлары кая таба?

Ниләр уйлый бу ир бала,
Юлкайлары кая бара?
Ярда сөйгән яры кала,
Саллар ага, ярлар кала.

Ак яулык та күздән югала,
Агым сулар көйли сыман.
Агыйдел көйләп ага,
Саллар китә алга таба.

Ярда сылу бер кыз бала
Ак яулыгын болгап кала.
Ни булганын сизмәде,
Күзен салып яр башына
Кулын бары ул изәде.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »