Ак калфак (икенче вариант)

Асыл ташлар, ефәк җепләр кушып,
Чиккән калфак-кызлар бизәге.
Ай алкалы татар сылуының
Күңеле саф, изге йөрәге.

Татар кызы аулак өйләрдә
Кич утырып чигә калфагын.
Якты уйлар, матур теләк теләп
Каршылый ул илемнең таңын.

Татар йолалары онытылмас
Ак калфаклы кызлар булганда.
Асыл затлар-милләт аналары,
Татарлыкны саклап торганда.

Ак калфакның югалган чагы дип,
Җырлар туган үткән елларда.
Югалмасын, каралмасын иде
Калфагыбыз озын юлларда.

Татар кызы, ак калфаклы сылу,
Кушыл әйдә,безнең сафларга.
Милләт өчен, янып-көеп яшәп,
Ана телебезне сакларга!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.5 (2 голоса)
« »