Ялгыз ана җыры

Яшьлегемдә сине кочып (тотып), кызым,
Ялгыз калдым юллар чатында.
Нәни генә, йөрәгемнең нуры
Җылы бирде туңган чагымда.

Балакаем, кичерә алсаң, — кичер,
Яшьлегемдә булган хатамны.
Кулларыма алып, ялгыз гына
Үстердем шул газиз баламны.

Канатларын асларыма алып
Җил-давылдан сине сакладым.
Кирәк чакта сиңа әти булып
Язмыш җилләреннән капладым.

Балакаем, кичерә алсаң, — кичер,
Яшьлегемдә булган хатамны.
Кулларыма алып, ялгыз гына
Үстердем шул газиз баламны.

Авырлыкны без бергәләп үттек
Камчыларга куеп йөрәкне.
Җаннарымны суырып бирер идем (Кабатлама минем ялгышларны,)
Кичерә алсаң әгәр әнкәмне (Кайтарып ла булмый үткәнне).

Балакаем, кичерә алсаң, — кичер,
Яшьлегемдә булган хатамны.
Кулларыма алып, ялгыз гына
Үстердем шул газиз баламны.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »