Син минеке түгел (икенче вариант)

Гашыйк иттең үзең,
Җитте назлы сүзең.
Көнем белән төнем буталды,
Әллә нәрсә булды.
Күңел моңга тулды,
Йөрәгемне тоташ ут алды.
Иртәләгәнсең син,
Соңлаганмын мин дә.
Акланырга сәбәп барсыман,
Сагыш җанны кыйный.
Ике йөрәк дулый,
Бәргәләнә, урын тарсыман.

Син минеке түгел,
Әрнеп үкси күңел,
Юатырга аны кирәкми.
Син гаепле түгел,
Мин гаепле түгел,
Сөю уты телде йөрәкне.

Үпкәләмә миңа,
Насыйп булды безгә
Газапларның иң-иң татлысы.
Ара ерак, әмма
Җылытып тора җанны
Сөюеңнең җылы чаткысы.
Сагынасың мине,
Мин юксынам сине,
Араларда еллар-киртәләр.
Ике йөрәк кабат
Елап, канап-канап,
Сөю сукмагына илтәләр.

Син минеке түгел,
Әрнеп үкси күңел,
Юатырга аны кирәкми.
Син гаепле түгел,
Мин гаепле түгел,
Сөю уты телде йөрәкне.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
« »