Учак (өченче вариант)

Категория: көе сүзләре

Дөрләп яна ялгыз учак,
Очкыннары җилгә оча,
Куркып җиргә төшәргә.
Мин дә учак булыр идем,
Бик тиз янып сүнәр идем дә,
Килми көчемнән

Син бит киттең бүген бүтән белән,
Йөзләрең бик бәхетле иде.
Ә минем соңгы өметем сүнде,
Син минеке түгел шул инде.

Бар җылымны сиңа бирдем,
Синең белән көчле идем,
Шашып яндым, яраттым.
Хәзер синсез калдым менә,
Горур башым түбән иям,
Ах, сынды канатым.

Син бит киттең бүген бүтән белән,
Йөзләрең бик бәхетле иде.
Ә минем соңгы өметем сүнде,
Син минеке түгел шул инде.

Таң беленеп килә инде,
Учагым да күптән сүнде.
Калды бары күмерләр.
Мин дә учак булар идем,
Бик тиз янып сүнәр идем дә,
Килми көчемнән.

Син бит киттең бүген бүтән белән,
Йөзләрең бик бәхетле иде.
Ә минем соңгы өметем сүнде,
Син минеке түгел шул инде.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »