Җиде юл чатында

Категория: көе сүзләре

Башларымда минем төрле уйлар,
Йомгак ясыйм үткән елларга.
Барысын-барысын ташлап алга таба
Кузгалырмын кебек юлларга.

Җиде юл чатында басып торам,
Алга микән артка атларга.
Ни диярсең, мине язмыш җиле
Алып китсә әллә кайларга.

Күңелемдә — хисләрнең ташкыны,
Йөрәгемдә — уткын ялкыны.
Суыныйм дип, агып китмим мәллә,
Янәшәмдә суның салкыны.

Җиде юл чатында басып торам,
Алга микән артка атларга.
Ни диярсең, мине язмыш җиле
Алып китсә әллә кайларга.

Тормышымның үткән ялгышлары
Моңгыз агышлары булып кал.
Упкыннардан исән чыгыйм дисәң,
Йөрәк авазына колак сал.

Җиде юл чатында басып торам,
Алга микән артка атларга.
Ни диярсең, мине язмыш җиле
Алып китсә әллә кайларга.
Язмыш җилләренә мин ияреп,
Китеп барам әллә кайларга.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4.3 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »